Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Путешествие в книжное царство

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кече яшьтән үк китапка, белемгә тарту максатыннан без балалар бакчасы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Бу юлы да, 26 майда - китапханәләр көнен бәйрәм итәр алдыннын, “Әкият” балалар бакчасының әзерлек төркеме балаларын  кунакка чакырдым.

Китапханә буйлап сәяхәт, китаплар дөньясы бәлән якыннан танышу балалар өчен чынлып та бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Мин аларга китап һәм журналлар турында сөйләдем, ничек дөрес итеп фондтан китап сайларга, китапны саклау кагыйдәләрен өйрәттем. Соңыннан “Әкият геройларын тап” исемле уен да бик җанлы үтте. Китапханәдән балалар уңай тәэсирләр алып, әти- әниләре белән килергә сүз биреп кайтып киттеләр