Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Без тарихта эзлебез...

Шушы датага багышлап, 23 май көнне Лесхоз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашында “Без тарихта эзлебез...” кызыклы мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәдә “Хәтер мәгарәсе” исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү  оештырылды. Кичә барышында Арча районы музейлары турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирелде. Шулай ук “Музеи Арского района” электрон презентациясе дә тәкъдим ителде. Балалар үзләре булган музейлар турында да сөйләделәр. Кичә  бай эчтәлекле булып, бик күңелле һәм җанлы үтте.