Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Кольцо дружбы

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституциясе көне. 5 ноябрьдә Лесхоз урта мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучыларын «Дуслык боҗрасы» мәгълүмати белем сәгатенә чакырдык. Катнашучыларга Республикабызда Конституция кабул ителү тарихы, Татарстан Республикасы гражданинының хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат белән таныштылар. Аннары балалар «Әкият-ялган, анда ишарә» әкияти викторинасында актив катнаштылар. Әкият геройлары мисалында без республикабызның Төп Законы безнең һәрберебез өчен язылганлыгына, аны үтәү һәм хөрмәт итү безнең төп бурычыбыз булуы турында сөйләштек . Республикабызда төрле милләт кешеләре арасында дуслык турында да әңгәмә кордык. Балалар «Бердәмлектә – безнең көч» рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар. Ә кадерле әниләребез жюри әгъзалары булдылар. Чара барышында катнашучылар үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар.