Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Маршакта кунакта

3 ноябрьдә балалар шагыйре, драматург һәм тәрҗемәче Самуил Яковлевич Маршакның тууына 135 ел тула. Самуил Маршак үзенең искиткеч таланты белән күп еллар балаларны сөендерде. Бүген без башлангыч сыйныф укучыларын «Маршакта кунакта» әдәби уен сәгатенә чакырдык. Яшь укучылар, китапханәче белән бергә,  Маршакның “Унике ай” әсәре буенча  елның унике ае турында сөйләштеләр, шигырь һәм рәсемнәр буенча әлифбаны искә төшерде. Балалар бик яратып , Маршакның китапларындагы табышмакларын чиште. «Шигырне  дәвам ит» дигән викторинада актив катнаштылар. Ә Маршак әсәрләре буенча төзелгән мәзәк телеграммалар алгач, алар бу телеграмманы кемнән яки кемгә җибәрелүен әйтеп бирделәр. "Яраткан шагыребез һәм безнең дустыбыз  Маршак " исемле матур итеп бизәлгән китап күргәзмәсе балаларны юбилярның иҗат юлы турында таныштырды