Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Чишмәләр чылтырап аксын

20 майда, Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре көче белән чишмәләрнең әйләнә - тирәсен чистарту буенча экологик десант оештырылды. Мондый мероприятиләргә яшь китап сөючеләребез дә бик теләп катнаша. Бу көнне дә Лесхоз урта мәктәбенең 4 сыйныф укчылары безгә ярдәм килделәр. Акция барышында без балаларга су ресурслары, чиста суның кешелек өчен әһәмияте турында сөйләдек. Балаларны һәрвакыт әйләнә - тирә табигатебезгә игътибарлы булырга чакырдык. Чишмәләрне чүп-чардан арындыргач, тирә -якка күпьеллык чәчәкләр дә утыртып чыктык.