О Родине, о мужестве, о славе!
Сугыш елларының ачысын татаыган, михнәтен күргән кешеләрнең телендә гел бер генә теләк: сугыш кына булмасын! Ә без исә елдан ел сирәгәя барган ветераннарыбызны хөрмәт итәргә тырышабыз. Быел да 6 майда традиция буенча обелиск янына Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар, сугыштан исән-сау кайтып та, бүгенге көндә инде безнең арабызда булмаган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алу кичәсе үткәрдек.