Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Юл калейдоскопы

25 октябрьдә Үрнәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Юл калейдоскопы» исемле  куркынычсызлык сәгате үткәрелде.Анда катнашучылар актив һәм иң мөһиме-дөрес итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен атадылар. Балалар «Смешуроки на дороге»исемле китап белән якыннан таныштылар. Бу искиткеч китап балаларны машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләре белән мавыктыргыч формада таныштыра. Аның битләрендә уңайлы формада светофор сигналлары, юл аша чыгу кагыйдәләре һәм бу кагыйдәләрнең ничек үтәлүе турында сүз бара. Очрашу барышында  кайда һәм ничек дөрес йөрергә, нинди юл билгеләре була, кайда уйнарга һәм кайда уйнау  тыелган булуы турында сөйләштек. Ахырдан балалар бик теләп «Машиналар һәм җәяүлеләр» дидактик уеннын уйнадылар.