Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Көнкүрештә компьютер белемен куллану»

Лесхоз мәдәният йортында ветераннар белән  «Көнкүрештә компьютер белемен куллану» исемле компьютер һәм интернет серләрен өйрәнү сәгате үткәрдек.  Хәзерге заманда, хәтта пенсионерларга да компьютерсыз яшәү мөмкин түгел. Пенсионер өчен компьютер грамоталылыгы - тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтүнең, үзеңне хәзерге заман белән бер сулышта булуны раслачы бер ысулы. Дәрестә  китапханәче катнашучыларга компьютерда эшләү гади булуын аңлатты, теория белән таныштырды, коммуналь хезмәтләр һәм салымнар түләү буенча практик дәресләр үткәрде. Дәрес кызыклы өәм файдалы  үтте. Күп кенә пенсионерлар китапханәдә компьютер грамоталылыгын өйрәнергә теләк белдерделәр.