Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Сезнең гомер – безнең горурулык!

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре көче белән өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Безнең җирлектә яшәгән барлык өлкәәнәргә дә чакыру кәгазьләре тараттык. Залда китап укучыларга «Уголок деловой информации» исемле китап һәм журналлардан төзелгән өлкәннәр өчен файдалы мәгълүмат  күргәзмәсе тәкъдим ителде

  Кичәбезне оештыруда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр актив катнашты.  Чәй өстәле артында өлкәннәребез  самовардан шифалы чәй белән сыйланып кунак булдылар. Гармунга кушылып борынгы җырларны  җырладылар, рәхәтләнеп куңел ачтылар. Үзешчән артистларыбызның музыкаль сәламнәрен алкышлар белән кабул иттеләр.