Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Цифровая трансформация в интересах человека, общества, государства

Халыкның тормыш сыйфатын күтәрә торган цифрлы технологияләрне, хезмәтнең нәтиҗәсен үстерү максатыннан, 2022 ел Татарстан Президенты тарафыннан Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Китапханәдә оештырылган «Цифровая трансформация в интересах человека, общества, государства» мәгълүмат сәгатенә яшьләрне чакырдык. Чарага килүчеләр кызыклы фактлар белән таныштылар Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын күтәрә торган кайбер проектлар турында белделәр. Яшьләргә  «Безнең тормышта Цифрлаштыру»темасына презентация тәкъдим ителде. Аның төрле өлкәләрдә: көнкүрештә, эштә, производствода ничек кулланылуын белдек. Белем бирү процессына йогынты ясаучы санлы технологияләр турында сөйләштек, технологияләрне укучыларга  сәламәтлеккә зыян салмыйча ничек файдаланырга кирәклеге турында әңгәмә кордык. Чөнки беркемгә дә сер түгел гаджетлар яшьләрнең активлыгын киметә, ә сәламәтлеген зәгыйфьләндерә. Катнашучылар игътибарына «В мир цифровой грамотности – через библиотеку» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде.