Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Устройство персонального компьютера

Татарстанда цифлаштыру елы уңаеннан “Шәхси компютер җайланмалары” темасына Лесхоз урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен могҗазалар кыры үткәрдек. Интеллектуаль уен Пушкин картасы кысаларында оештырылды. Кичәдә катнашучылар , 3әр кешедән торган командаларга бүленеп, компьютер грамоталылыгы темасына шифрланган сүзләрне  чиштеләр. Чара барышында укучылар бирелгән тема буенча сорауларга җавап бирделәр, интернет  челтәрләреннән файдаланучыларны нинди куркынычлар сагалап торуларын һәм үзләрен ничек саклау чаралары барлыгын  белделәр. Аеруча игътибарны балаларны социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тотышына юнәлдердек. Интеллектуаль  уен ахырында балалар интернет файдалы, әмма ул дуслар һәм якыннар белән  тере аралашуны алыштыра алмый    дигән нәтиҗәгә килделәр