Роль книги в жизни малыша
Балалар бакчасында гына түгел, өйдә дә балаларны китап яратырга өйрәтергә кирәк. Яхшы китап-тәрбияче, укытучы һәм дус. Бүген, безнең балаларыбыз китап белән кызыксынганда, аларга булышырга кирәк. Китапны ярату, баланың укудагы уңышына гына түгел, ә аның гомуми үсешенә дә уңай йогынты ясый. Бу хакта без Үрнәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән « Сабый тормышында китапның роле»мәгълүмат сәгатендә сөйләштек. Яшь ата-аналар белән балаларга китап укуның әһәмияте турында сөйләштек. Очрашу ахырында ата-аналар өчен белешмәлекләр тараттык. Презентация ярдәмендә китапханә тормышы, балалар фонды һәм вакытлы матбугат белән таныштырдык.