Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Скажи НЕТ терроризму

Һәр елны Россиядә террорчылыкка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле дата 2005 елдан Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Бу көнне китапханәдә Лесхоз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укучылары өчен “Терроризмга җавап ЮК” дип исемләнгән фикер алышу сәгате үтте. Чара Бесландагы  фаҗига корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Аралашу барышында катнашучылар тагын бер тапкыр җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре, теракт куркынычы янаганда саклык  гамәлләре, шулай ук безне террорчылардан саклаган хәрбиләрне искә төшерделәр.Балалар, һәркайсы өчен "тынычлык" сүзенең нәрсә аңлатуы турында  фикер йөрттеләр. Чара 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган презентация белән үрелеп барды. Ул вакытта, террорчылык акты вакытында 334 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.