Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Татарстан бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным

27 августта Үрнәк бистәсендә «Татарстан бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным»  исемле  әдәби музыкаль кичә үтте. Очрашуыбыз Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни булмаган мирас елы   кысаларында оештырылды.Тамашачыларга туган җиребезнең казанышлары, уңышлары турында  сөйләдек. Бәйрәмебезгә Чулпан Галаветдинова, Илдус Саттаров, Лилия һәм Фаил Шәвәлиеваларның матур җырлары, Василиса Кочурованың дәртле биюләре аеруча ямь өстәде.

Әлеге истәлекле датага багышлап китапханәдә «Татарстан мой, гордость моя»  исемле  китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдә татар иленең оешу тарихы, милләтебезнең гореф-гадәтләре, халык һөнәрчелеге турындагы тирән эчтәлекле китаплар урын алды.