Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Янәшәдә яшел аптека

Җәй көзгә авышу мизгелләрендә без башлангыч сыйныф балалары өчен  “Янәшәдә яшел аптека “ исемле уен сәяхәт үтте. Сәяхәтебезнең максаты - урман аланында балалар белән дару үләннәре, агачлар һәм гөмбәләр  белән танышу булды. Без үзебезнең якта үскән күп кенә дару үләннәре белән , аларның дәвалау үзлекләре, җыю вакыты һәм ничек итеп саклау турында сөйләштек. Күп үләннәрне  урман аланында танып белү уены да оештырылды. Шулай ук ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне дә аерырга өйрәндек. Очрашуыбызның  тәмамлаганда барыбыз да туган як табигатен сакларга кирәк дигән уртак фикергә килдек.