Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Уеннарда халкым тарихы

Күңелле хәрәкәтчән уеннар-һәркемнең балачак истәлеге. Алар кайчан  барлыкка килгән? Бу сорауга бары тик бер генә җавап: алар әкиятләр һәм җырлар кебек үк халык тарафыннан булдырылган. Татар халык уеннарының күп гасырлык тарихы бар, алар борынгы заманнардан сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән, милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган буыннан-буынга күчкән. 5 июльдә без балаларны саф һавада «Уеннарда халкым тарихы» дип аталган фольклор бәйрәменә чакырдык. «Әпипә», «Шома бас», «Сабантуй», «Яулыклы бию» кебек милли биюләр белән таныштылар. Балалар бик теләп татар халкының "Кәләпуш", "Чүлмәк ватыш", "Тимербай", "Йөзек салыш", "Мәкаль әйтеш", "Орчык тәгәреш", "Түгәрәк уены" кебек уеннарда катнаштылар.Балалар рәхәтләнеп әби-бабайларының балачак иленә  сәяхәт кылдылар. Аларны  борынгы уеннарның күптөрлелеге сөендерде дә, гаҗәпләндерде дә.