Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Һөнәр белгән кешегә алтынга тиң бу дөнья

2022 ел Россияә халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы дип игълан ителде . Китапханәдә халкыбызның  һөнәрләрен өйрәнүгә багышланган «Һөнәр белгән кешегә алтынга тиң бу дөнья " дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

   Әлеге чарага 8-10 яшьлек балаларны чакырдык. Алар белән очрашуга безнең як осталары да килгән иде.  Каюм Вилданов тал чыбыгыннан кәрҗиннәр үрү турында сөйләде һәм эшләп күрсәтте. Чигү остасы Альмира Хәнәфиева да үз эшләре белән килгән. Ул балаларны татар халкының традицион милли костюмнар һәм аларның орнаментлары белән таныштырды.

 Халык һөнәрчелеге безнең көннәрдә дә үзенең тарихи юлын дәвам итә. Аны киләчәк буыннарга тулысы белән тапшыру безнең бурычыбыз.