Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Россия безнең Ватан

Россия көне-дәүләт бәйрәме, ул илдә иң «яшь» бәйрәмнәрнең берсе. 10 июнь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Россия безнең  Ватан» дип исемләнгән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мин балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия — бәйсез дәүләт, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары, бөтенхалык тарафыннан сайланган Президент турында сөйләдем. Балалар «Безнең Ватан - Россия» викторинасында актив катнаштылар. Россия флагы төсләрен,  туган ил турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Рәсем конкурсы үткәрелде.