Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Хуш киләсең сабантуй!

 

Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Ә бүләкләр, гадәттә, Сабантуйга санаулы көннәр калгач җыела. Бүләкләр җыю хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тартып без балалар белән авылның бер очыннан икенче очына йөреп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Халкыбызның шул гүзәл традициясе белән танышу максатыннан без кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Сабантуйга бүләк җыю” исемле кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрдек. Балалар үзләре бүләк җыеуда катнашып кына калмадылар, бу традициянең килеп чыгуы, төрле өлкәләрдәге үзенчәлекләр белән таныштылар. Ә җыелган бүләкләрне без 11 июньдә үтәчәк Сабантуй  ярышларында актив катнашканнарга таратачакбыз