Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Пусть в каждом сердце Пушкин отзовется…

7 июньдә Лесхоз китапханәсендә "Һәр йөрәктә Пушкин әсәрләре..." исемле әдәби сәгать үткәрелде. Очрашу барышында балаларга шагыйрьнең тормышы һәм язмышы, аның әсәрләренең  безнең һәрберебез өчен әһәмияте турында сөйләштек. Балалар шагыйрьнең биографиясененнән кызыклы фактлар белделәр. Пушкинның шигырьләре яшь китап укучылар башкаруында яңгырады. А.С. Пушкин әкиятләре буенча әдәби круиз үткәрелде. Уен барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, шагыйрьнең әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. «Пушкин әкиятләре» презентациясен кулландык.

6 июнь көнне, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, илебездә шулай ук рус теле көне билгеләп үтелә. Балалар, журналларга бирелгән биремнәрне үтәп, кроссвордлар чишеп,  мәкальләр һәм әйтемнәр һәм борынгы рус сүзләрен искә төшерделәр. Чараны «Необъятен и великий, могучий русский язык»дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү белән төгәлләдек.