Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Избирательная система: что я знаю о ней?

Лесхоз китапханәсендә булачак сайлаучылар белән очрашу үткәрелде. Чарага агросәнәгать көллиятенең 1 нче курс студентларын чакырдык.  Студентлар «Без киләчәкне сайлыйбыз» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар. Биредә Россиядә сайлаулар тарихыннан әдәбият, дәүләтебезнең Төп законы – Конституция, яшь сайлаучыларга аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатучы, сайлауларга кагылышлы иң еш бирелә торган мәсьәләләрне яктыртучы белешмәлекләр тәкъдим ителде. Студентлар Борынгы Грециядә башланган сайлау системасы тарихы белән таныштылар. Актив рәвештә тест уздылар,  әкият геройларына сайлауларга әзерләнергә ярдәм иттеләр. Аннан соң «Колледж Президентын сайлау»дигән эшлекле уен үткәрдек. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр – студентлар үзләре. Балалар алдына барлык хокукый нормаларны үтәп, студентлар хокукларын яклаучы  Президент сайлау бурычы куелды. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә яшьләр сайлау процедураларын яхшырак күзаллый башладылар, аларның хокукый культурасы артты.