Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Халык уеннары

28 майда, «Библиотөн» Бөтенроссия акциясенә кушылып Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган, «Халык уеннары»дигән әдәби утырма  үтте. Әлеге чарага безнең бистәнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларын чакырдык. Балалар рус һәм татар халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы этнографик уеннар белән таныштылар. Һәр халыкның уен фольклоры бай һәм үзенчәлекле. Халык уеннары балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле һәм төрле-төрле уеннар үткәрергә ярдәм итә. Чара барышында китапханәче балаларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды, ә кайбер  уеннарны балалар белән дә үткәрдек. Рус халык уеннарыннан "Плетень", "Алтын капкалар", "Ручеек" һәм башка уеннар уйнадылар. Аннан соң  балалар татар халкының кайбер традицияләре, "Кәләпүш", "Чүлмәк вату", "Тимербай", "Йөзек салыш",  "Орчык тәгәрәтеш", "Түгәрәк уен" кебек милли уеннарыбыз белән таныштылар .