Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Күңелләрдә иман нуры

24 майда Лесхоз урта мәктәбенең  5 сыйныф укучылары өчен Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган “Күңелләрдә иман нуры” исемле очрашу кичәсе үтте . Бу укучылар өчен кызыклы һәм үзенчәлекле дәрес булды.Чарада балалар Идел Буе Болгарының тарихы һәм мәдәнияте, рухи истәлекләрне казу, төзү һәм яңадан торгызу, шәһәрләр, һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, архитектура, төзелеш, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар турындагы китаплар белән таныштылар. Балалар белән очрашуга  Үрнәк мөхтәсибәте остабикәсе Алия Солтанова килде.