Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Буыннар хәтере

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Буыннар хәтере» акциясе кысаларында җирле хакимият вәкиле һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештек, үзләренең фидакарь  хезмәтләре белән горурлык тудырган тыл хезмәтчәннәренә  рәхмәт сүзләрен җиткердек.

Ветераннар безне җылы каршы алдылар. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар  сугыш елларындагы вакыйгаларны яхшы хәтерлиләр, бу авыр чорны күз яшьләре белән искә алалар.

Бөек илнең бөек кешеләре батырлыгы алдында баш иябез, аларга фидакарь хезмәтләре, рухи көч, сабырлык һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерәбез. Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз!