Халыкка иң якнын хакимият
Җирле үзидарә көненә багышлап мәдәният йортында «Халыкка иң якнын хакимият» исемле әдәби музыкаль кичә үтте.Кичәнең кунаклары - җирле үзадарә өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр, озак еллар шул өлкәдә хезмәт куйган ветераннар . Кичә барышында тамашачылар игътибарына җирлек тарихын чагылдырган тарихи истәлекләр, презентация тәкъдим ителде. Җирлек башлыгы Васил Расилович барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, җирлекнең бүгенге көне, киләчәккә планнар белән таныштырды.