Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Кабатланмасын өчен хәтерлибез

19 апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның иярченнәре тарафыннан совет халкына каршы  геноцид корбаннары  истәлегенә Бердәм гамәлләр көне. Бу истәлекле датага багышлап, безнең китапханә мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен «Кабатланмасын өчен хәтерлибез  " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары 19 апрельнең юкка гына сайланмавын белделәр. Нәкъ менә шул көнне 1943 елда СССР Югары Советы Президиумының «совет гражданлыгын һәм әсирләрне үтерүдә һәм газаплауда гаепле немец-фашистларны җәзалау чаралары турында " гы 39нчы Указы дөнья күрә. Катнашучылар немец-фашист илбасарларының совет халкына каршы алып барылган геноцид корбаннарын искә алуга багышланган «Без срока давности " исемле лекция тыңладылар.  Моннан тыш, студентлар киләчәккә «Онытырга ярамый»дигән хатлар яздылар. Бу катнашучыларның үзләренә һәм киләчәк буынга өчпочмаклы (хәрби) хат формасындагы юллама, анда алар Совет халкына каршы нацистларның җинаятьләренә үзләренең катгый позицияләрен белдерделәр.