Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Арча урман хуҗалыгы Бөек Ватан сугышы елларында

Бөек Ватан сугышы башланган көннән халык хуҗалыгы тулысы белән хәрби режимга күчә. Арча урман хуҗалыгында да кискен үзгәрешләр башлана. “Арча урман хуҗалыгы Бөек Ватан сугышы елларында “ исемле мәгълүмат сәгатендә без яшьләр белән шул вакыйгаларга тукталдык. Арча агросәнәгат көллияте студенлары белән очрашуга ГКУ “Арча урманчылыгы” белгечләре: Хайруллина Илсөяр Шаһимулла кызы һәм Мөхәммәтҗанова Энҗе Хазинур кызы килде. Алар студентларны Арча урман хуҗалыгының сугыш елларындагы хезмәт юлы, музейның архив материаллары белән таныштырдылар.