Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Бу серле җиһан

12 апрель–Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып космик ачыш ясаган дата–Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә.Космонавтика көне–дөньякүләм тарихи дата. Шул уңайдан китапханәдә “Бу серле җиһан” мәгълүмат сәгате үтте. Аңа  башлангыч сыйныф  укучылары чакырылды. Кемнең генә космонавт буласы килми икән?! Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде. Соңыннан  укучылар арасында «Космик эстафета» оештырылды