Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Звезда по имени Цой

2022 елда легендар рок музыкант, җырчы, гитарист, рәссам, киноактер, күп җырлар авторы Виктор Робертович Цойның тууына 60 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә «Звезда по имени Цой» исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәбезгә яшьләр чакырылды, әмма теләгән һәркемгә ишекләребез ачык иде. Очрашуыбыз бик җылы, матур үтте. Шунысы куанычлы, моннан 30 елдан артык  элек һәлак булган талантлы рок музыкантыбызны яшьләребез яхшы белә.