Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Халык әйтсә – хак әйтер

Лесхоз  авыл китапханәсендә Россиядә  халык сәнгате һәм халыкларның мәдәни булмаган мирас елына багышлап “Халык әйтсә – хак әйтер”  исемле фольклор сәгате үтте. Кичәбезгә балалар бакчасының  мәктәпкә  әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче рус һәм татар халык иҗаты белән таныштырды, аларның төрләре турында сөйләде. Балалар  мәкальләр, әйтемнәр тыңлап, табышмакларга җавап эзләделәр, халык авыз иҗатына багышланган китаплар  белән таныштылар. Укучылар "Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы", "Тапкырларга- табышмак" кебек уеннарда актив катнаштылар.