Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Дети блокадного Ленинграда

1944 елның 27 гыйнварында Ленинградта шәһәрнең 872 көн дәвам иткән героик оборонасы тәмамлана. Шушы истәлекле датага багышлап «Дети блокадного Ленинграда» исемле  батырлык дәресе узды. Чара башында китапханәче әлеге  хәрби тарихның истәлекле датасы һәм илнең барлык халкы өчен аның әһәмияте турында сөйләде, Ленинград халкының, бигрәк тә балаларның  тиңдәшсез батырлыгы, чиксез түземлеге, алар үткән сынаулар хакында, Бөек Ватан сугышы елларында булган вакыйгалар турында бәян итте. Ачлык, авырулар, яраланулардан азапланып та, тормышка мәхәббәт, туган илебезгә тугырылык өлгесе булып калган Ленинградлылыр турында сөйләштек. Кичә ахырында бер минутлык тынлык игълан ителде