Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Чудеса новогодние

5 январь көнне китапханә каршындагы мәйданда “Яңа ел могҗизалары” исемле спорт ярышлары үтте.  Бәйрәмгә балалар әти-әниләр белән берлектә килделәр. Монда төрле спорт уеннар, эстафеталар  күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып килгән Кыш бабай, Кар кызы, Юлбарыс һәм әкият геройлары  тагын да  ямь өстәделәр.