Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Побеждал, но непобедим был...

Быел  бөек рус полководцы Александр Невскийның тууына 800 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә «Побеждал, но непобедим был…» исемле патриотик сәгать үтте. Очрашуда агрокөллият студентлары, өлкән сыйныф укучылары катнашты. «Александр Невский – великое имя России» китап күргәзмәсендә герой турындагы әдәби һәм белешмә  әдәбият куелды. Презентация барышында без Александр Невскийның тормыш һәм сугышчан юлы белән якыннан таныштык. «Александр Невский – слава и гордость Отечества» викторинасы  ярдәмендә очрашу барышында алган белемнәрне тикшердек.