Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Нәүрүз килде, яз җитте

Табигатьнең уянуы белән беррәттән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз – язны каршылап үткәрелә торган халык бәйрәме. Көннең – төнне куып җиткән вакытында Кыш бабабыз кар сулары булып ага башлагач әти-бабаларыбыз Язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. "Яңа елны  ничек каршы аласың, елың шулай үтәр" – дигән борынгылар. Без дә мондый вакыйгадан читтә кала алмадык. 21 март көнне мәктәп стадиодионында иртәдән музыка, җыр – бию көйләре яңгырап торды. Бәйрәм барышында балалар “боз озату”, “орлык чыгыру”, “язгы чәчү” йолалары белән таныштылар. Бик теләп милли биюләрне карадылар, йомырка ташу, аркан тарту, су ташу, капка уены кебек уеннарда катнаштылар. Соңыннан барыбыз бергәләр карга боткасы, бәлеш, тәмле коймак белән сыйландык.