Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Удмурт халык әкиятләрен укыйбыз

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында китапханәдә “Удмурт халык әкиятләрен укыйбыз”  әдәби сәгате үтте. Өченче сыйныф укучылары “Әкиятләр дөньясында” китап күргәзмәсе белән таныштылар. “Удмурт халык әкиятләре” презентациясен һәм удмурт халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Ул арада кунакка әкият герое Коркакузё килеп җитте. Ул үзе белән  кызыклы табышмаклар һәм уеннар алып килгән. Балалар барлык биремнәрне дә бик теләп, зур кызыксыну белән үтәделәр.