Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Коррупции балалар күзлегеннән

9 декабрьдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Коррупции  балалар күзлегеннән”   исемле рәсем конкурсы үтте. Презентация ярдәмендә үткәрелгән әңгәмәдә төрле ситуацияләр каралды, балалар кызыксындырган сорауларны бирделәр. Үзләренең рәсемнәрендә алар коррупциягә мөнәсәбәтләрен ачык күрсәткәннәр. Иң яхшы рәсемнәр мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.