Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Путешествие капельки

2017 ел, Рәсәйдә экология елы итеп игълан ителде. Экологик тәрбиягә быел китапханәләрдә дә аеруча игътибар үзәгендә. 17 мартта безнең китапханәдә “Су тамчысының сәяхәте” исемле викторина үтте. 5-6 класс укучылары чишмәләрнең, чык тамчысының, болытларның килеп чыгышы белән таныштылар. Су төрләре, су турындагы табышмак һәм мәкалләрне өйрәнделәр. Соңыннан төрле экологик уеннарда актив катнаштылар. “Не пролей! Вода пресная!”, “Поймай рыбку”, “Записки из бутылок”, “Спаси дельфина” уеннарында актив катнаштылар. Очрашуыбызның  тәмамлаганда барыбыз да су һәм су ресурсларын сакларга кирәк дигән уртак фикергә килдек