Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Әниләрнең изге йөрәгенә изгелекнең сыйган барысы да!

27 ноябрьдә  бистәбезнең үзэшчәннәре  көче белән әниләр көненә багышланган «Әниләрнең изге йөрәгенә изгелекнең сыйган барысы да!» исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Тамашачылар әниләр турында шигырьләр, җырлар тыңладылар. Фойеда алар  игътибарына “Тату гаилә – ил терәге “ исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.