Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Чуваш халык әкиятләре һәм легендалары дөньясына сәяхәт.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында китапханәдә “Чуваш халык әкиятләре һәм легендалары дөньясына сәяхәт”  әдәби сәгате үтте. Икенче сыйныф укучылары “Әкиятләр дөньясында” китап күргәзмәсе белән таныштылар. “Балаларга Чувашия турында” презентациясен һәм чуваш халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Ул арада кунакка әкият геройлары Арсури белән  Херт-сурт килеп җиттеләр. Алар үзләре белән  кызыклы табышмаклар һәм уеннар алып килгәннәр. Балалар барлык биремнәрне дә бик теләп, зур кызыксыну белән үтәделәр.