Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Иң татлы тел – туган тел!

Кичәбезне  барыбыз бергәләп “И,  Туган тел“ җыры белән башлап җибәрдек. Балаларга китапханәче  Татарстанда 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләнүе, телебезнең һәм мәдәниятебезнең чиксез бай, күркәм булуы турында сөйләде.Балалар бик теләп мәкальләр, әйтемнәр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннарда актив катнаштылар. Бергәләп татар халык әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнарны искә төшердек. Ә инде балаларның  туган телгә багышлаган әсәрләр укулары бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” викторинасында балалар үзләренең туган телебез буенча ныклы белемнәрен күрсәттеләр.