Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Урманым – язмышым минем»

Һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне зурлап бәйрәм ителә. Быел да 25 сентябрьдә урман хуҗалыгында эшләүчеләр һәм ветераннар өчен  «Урманым – язмышым минем» исмеле әдәби музыкаль кичә оештырылды. Кичә шул исеме астында китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Мәхмүт улы Хәйруллинның кызыклы, тарихи мәгълүматаларга бай чыгышы аеруча кызыклы булды.  Озак еллар урман хуҗалыгына хезмәт иткән Вәккас Зиятдинов, Филира Гобәйдуллиналар яшьләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр, бию, котлаулар белән үрелеп барды.