Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Выборы президента школы

Сайлаулар безнең сәяси тормышыбызда көннән- көн әһәмиятлерәк урын биләп бара. Әмма яшь буын тиешенчә активлык күрсәтә дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килми. Яшьләрнең хокукый тәрбиясен үстерү максатаннан 8-11 сыйныф укучылыры өчен Лесхоз урта мәктәбе президенты сайлау өчен эшлекле уен оештырдык. Мәдәният йорты фойесында сайлау вакытындагы кебек үк сайлау кабиналары, тавыш бирү урналары куелды. Сайлау барлык закон кысаларына туры килерлек итеп үткәрелде. Эшлекле уен яшьләргә сайлау процедурасының барлык нечкәләкләрен дөрес аңларга ярдәм итте.