Канатлар сыналган чак
24 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Канатлар сыналган чак” исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Үзешчән сәнгаттә катнашучылар тамашачыларга бәйрәм сәламе итеп үзләренең җыр- биюләрен бүләк иттеләр. Афган сугышын кичкән Фәнис Тимашев, сугыш чоры баласы- хезмәт ветераны Нурзидә Шәяхмәтова, ире әфган сугышында катнашкан Мөнирә Абдуллиналарның чыгышларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Мәдәният йорты фойесында «Книги – воители, книги – солдаты» китап күргәзмәсе оештырылды.