Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Туган җирем Татарстан»

30 августта Үрнәк бистәсендә «Туган җирем Татарстан»  исемле  әдәби музыкаль кичә үтте. Очрашуыбыз Татарстан җөмһүриятендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  кысаларында оештырылды.Тамашачыларга туган җиребезнең казанышлары, уңышлары турында  сөйләдек. Бәйрәмебезгә Чулпан Галаветдинова, Илдус Саттаров, Лилия һәм Фаил Шәвәлиеваларның матур җырлары, Алисә Дорохунованың дәртле биюләре аеруча ямь өстәде.

Әлеге истәлекле датага багышлап китапханәдә «Татарстан мой, гордость моя»  исемле  китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдә татар иленең оешу тарихы, милләтебезнең гореф-гадәтләре, халык һөнәрчелеге турындагы тирән эчтәлекле китаплар урын алды.