Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Халкымның милли жәүһәрләре

10 августа китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Халкымның милли жәүһәрләре» исемле фольклор кичәсе оештырды. Кичәнең максаты -балаларда милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү. Балалар белән «Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Кәрия Зәкәрия” кебек милли уеннарыбызны искә төшердек. Уен барышында без татар халык әкиятләре, табышмак, такмаклар белән таныштык. Кичә Татарстан Җөмһүриятендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте.