Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Флаг России – гордость наша

23 августа Лесхоз мәдәният йортында Россия флагы көненә багышланган ««Флаг России – гордость наша»» исемле дәрес үткәрелде. Мастер-класста балалар үз куллары белән Россия флагын әзерләделәр. Алар  эш белән мәшгуль вакытта без әлеге бәйрәмнең килеп чыгуы, флагтагы һәр төснең нәрсә аңлатуы турында сөйләдек. Балалар бик теләп Россия дәүләт символларына багышланган «Какого цвета Родина?» викторинасына катнаштылар.

Мондый очрашулар яшь буында дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, туган илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләүдә үзенең өлешен кертер дип ышанабыз.