“Җәйге каникуллар: куркынычсызлык кагыйдәләре”
19 августта мәдәният йортында башлангыч сыйныф балалары өчен “Җәйге каникуллар: куркынычсызлык кагыйдәләре” исемле әңгәмә- кисәтү оештырылды. Балалар Николай Носовның «Автомобиль», Борис Житковның «Светофор», Андрей Усачевның «Правила дорожного движения» әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук автовикторина сорауларына да актив җавап бирделәр.