Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Сабантуйга бүләк җыю

Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Ә бүләкләр, гадәттә, Сабантуйга санаулы көннәр калгач җыела. Бүләкләр җыю хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тартып без балалар белән авылның бер очыннан икенче очына йөреп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. 7 июньдә Сурнар, Казанка, Апайкина Гәр, Гарталовка авылларында балалар белән бүләк җыюны оештырдык. Ә җыелган бүләкләрне без 11 июньдә үтәчәк Сабантуй  ярышларында актив катнашканнарга таратачакбыз.