Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Кәккүк чәе

Үрнәк балалар бакчасы музыкаль белем бирү хезмәткәре Р.Н. Шайдуллина һәм Лесхоз авыл китапханәсече Р.И. Шаймуллина  белән берлектә әзерләгән татар халкының борынгы “Кәккүк чәе” фольклор бәйрәме күрсәтелде. Китапханәсече Р.И. Шаймуллина алып баручы буларак балаларга  бәйрәменең килеп чыгу тарихы, милли йолалар, беренче язгы кыр эшләренә әзерлек, язгы үләннәрнең дәвалау үзлекләре турында эчтәлекле итеп сөйләде. Милли киемнәрдән балалар милли җыр, биюләр, борынгы уеннарны бик оста итеп башкардылар.  Кичәне оештыруда Лесхоз китапханәсе каршында эшләп килгән “Ак калфак” иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр  актив катнашты.