Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Әбиемнең серле сандыгы

16 февраль көнне Үрнәк балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” исемле ИПЧ үтте. Әлеге кичә балаларга  борынгы милли мәдәниятебез белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Моның өчен татар халкының  борынгы һөнәри осталыкларын үзенә берләштергән күргәзмә төзелде. Кулдан чигелгән кулъяулык, мендәр өсләре, читек, күлмәк һәм алъяпкычларны авыл кешеләре безгә бик теләп биреп тордылар.  Китапханәче Шаймуллина Р. балаларны милли гореф- гадәтләребез, борынгы бабаларыбызның һөнәрләре белән таныштырды. Соңынан “Так калыш”, “Тәңкә салыш”, “Түбәтәй” уеннарына балалар бик теләп катнаштылар.  Кичәбез бик җанлы һәм күңелле үтте.